Счетчики
|
И дускаем, белсәң иде
Азат Хөсәенов көе
Мансур Гыйлаҗев сүзләре Яшь вакыт ул — ямьле вакыт, Гомереңдә бер генә. Янсаң, көйсәң, "Уф" та димә, Тик уйна да көл генә! И дускаем, белсәң иде, Ниләр уйлаганымны. Синең нурлы йөзләреңне Күреп туймаганымны. Нинди күлмәкләр кисәм дә, Кулъяулыгың кесәмдә. Инде хәзер риза булам Төшләремдә күрсәм дә! И дускаем, белсәң иде, Ниләр уйлаганымны. Синең нурлы йөзләреңне Күреп туймаганымны. Аклы ситса күлмәгемнең Бизәге сирәк түгел. Сине уйлыйм, сине сөям, Бүтәннәр кирәк түгел! И дускаем, белсәң иде, Ниләр уйлаганымны. Синең нурлы йөзләреңне Күреп туймаганымны. Страниц: 1
|