Счетчики

И, Ходай, исәнлек бир...

Ризван Хәким көе
Рамил Чурагулов сүзләре

Кешегә гомерләр бирелә
Мең түгел, бары тик бер генә.
Кулымнан төшермәм мин сине
Җаныем төшермәм гомергә.

Мин сине ташламам мәңгегә-мәңгегә,
Шул ачы язмышлар кулына.
Ташламам беркайчан, беркайда, беркемгә,
И, Ходай, исәнлек бир син миңа (безгә).

Тиз үтә бу тормыш язлары,
Ә алда — салкыны, карлары.
Мин сине өшетмәм, туңдырмам,
Дөньяда онытма мин барын.

Мин сине ташламам мәңгегә-мәңгегә,
Шул ачы язмышлар кулына.
Ташламам беркайчан, беркайда, беркемгә,
И, Ходай, исәнлек бир син миңа (безгә).

Без икәү бербөтен: син дә мин,
Кайгы да, шатлык та гел уртак.
Йөрәкләр мәңгегә бәйләнгән,
Мәхәббәт — мәңгелек табышмак.

Мин сине ташламам мәңгегә-мәңгегә,
Шул ачы язмышлар кулына.
Ташламам беркайчан, беркайда, беркемгә,
И, Ходай, исәнлек бир син миңа (безгә).

Бәхетле булырга килгәнбез бу җиргә,
И, Ходай, исәнлек бир син безгә.

Страниц: 1
Источник: http://erlar.ru | Опубликовано: 26.02.10 | Просмотров: 1858 | [ + ]   [ - ]   |


© 2025 Все права защищены www.tatarlarga.ru
Разработка www.hafizof.ru
При полном или частичном использовании материалов, активная ссылка на www.tatarlarga.ru обязательна!