Счетчики
|
И Идел, Иделкәем
Риф Гатауллин көе
Гөлшат Зәйнашева сүзләре Кайттым Идел буйларына, Ярларына иелдем. «Бәгърем» дип дәште миңа, Һәр дулкыны Иделнең. И Идел, Иделкәем, Кайтмыйча ничек түзим?.. Камышың булып үсим, Балыгың булып йөзим. Кайттым Идел буйларына, Талларына үрелдем. Сызлый иде йөрәгем, Идел кичтем, терелдем. И Идел, Иделкәем, Кайтмыйча ничек түзим?.. Камышың булып үсим, Балыгың булып йөзим. Комланып та, моңланып та Ага Идел диңгезгә. «Кадеремне белмисез!..» дип, Рәнҗи кебек ул безгә. И Идел, Иделкәем, Кайтмыйча ничек түзим?.. Камышың булып үсим, Балыгың булып йөзим!.. Страниц: 1
|