Счетчики

Идел вальсы

Гали Ильясов көе
Мәхмүт Хөсәен сүзләре

Синең буеңда, Идел,
Шаулый кара урман.
Халыкта синең хакта.
Күпме җырлар туган.

Мин яр.атам сине, Казан,
Сине, зәнгәр Идел.
Акчарлаклар канат кага,
Дулкынлана күңел.

Каеннарың моңы
Истән чыкмый бер дә.
Кыя таудай горур мин,
Син барында җирдә.

Мин яр.атам сине, Казан,
Сине, зәнгәр Идел.
Акчарлаклар канат кага,
Дулкынлана күңел.

Синең ярыңда, Идел,
Яши минем ярым.
Каен кайрысыдай саф
Мәхәббәте аның.

Мин яр.атам сине, Казан,
Сине, зәнгәр Идел.
Акчарлаклар канат кага,
Дулкынлана күңел.

Кайда гына йөрсәм дә
Синең җылың тоям,
Син — бабаларым җире.
Минем нурлы кыйблам!

Страниц: 1
Источник: http://erlar.ru | Опубликовано: 26.02.10 | Просмотров: 2335 | [ + ]   [ - ]   |


© 2021 Все права защищены www.tatarlarga.ru
Разработка www.hafizof.ru
При полном или частичном использовании материалов, активная ссылка на www.tatarlarga.ru обязательна!