Счетчики
|
Их, авылым таңнары
Оскар Усманов көе
Резеда Вәлиева сүзләре Кайттым туган якларыма Җырчы кошлар кайтканда, Кошлар моңына күмелеп, Таңнар сызылып атканда. Их, авылым таңнары, Сызылып атулары. Сандугачның чут-чут итеп, Сайрап уятулары. Әрәмәлек эчләреннән Челтер чишмә үтәдер, Челтер чишмә буйларында Иркәм мине көтәдер. Их, авылым таңнары, Сызылып атулары. Сандугачның чут-чут итеп, Сайрап уятулары. Аны да шул таң кошлары Сайрап уятты микән? Сайрар кошлардай талпынып Каршыма чыккан иркәм. Их, авылым таңнары, Сызылып атулары. Сандугачның чут-чут итеп, Сайрап уятулары. Страниц: 1
|