Счетчики
|
Ике эз
Роза Гайнуллина көе һәм сүзләре
Ак кар өстендә Ике эз калган. Ике сукмакны Кемнәрдер салган. Ике эз бара Һаман янәшә. Очрашыр чакта Кинәт читләшә. Бер-берсен эзләп, Озак барганнар. Юл киселешен Күрми калганнар. Тәкъдир аларны Кавыштырмаган. Утка салмаган, Саташтырмаган. Ике эз калган Ак кар өстендә. Ике ялгыз моң — Сагыш эчендә. Эзләрне күмеп, Ап-ак кар яуган. Ике ялгыз моң — Очрашмый калган. Страниц: 1
|