Счетчики

Иң якты йолдыз

Гали Ильясов көе
Разил Вәлиев сүзләре

Син еракта, әллә кайда
Биектә идең.
Арабызга болыт керде,
Йолдызым минем.

Йолдыз төсле күзләрең...
Нигә моңсу йөзләрең?
Күктә йолдыз атылганда
Ничек түзәрмен?

Кулларымны күккә сузган
Җир улы идем.
Ә син мәңге минем янга
Төшалмам, дидең.

Йолдыз төсле күзләрең...
Нигә моңсу йөзләрең?
Күктә йолдыз атылганда
Ничек түзәрмен?

Күзен кыса күпме йолдыз...
Мин һаман ялгыз.
Миңа карап яна күктә
Иң якты йолдыз.

Йолдыз төсле күзләрең...
Нигә моңсу йөзләрең?
Күктә йолдыз атылганда
Ничек түзәрмен?

Страниц: 1
Источник: http://erlar.ru | Опубликовано: 26.02.10 | Просмотров: 1580 | [ + ]   [ - ]   |


© 2024 Все права защищены www.tatarlarga.ru
Разработка www.hafizof.ru
При полном или частичном использовании материалов, активная ссылка на www.tatarlarga.ru обязательна!