Счетчики

Истанбул

Зиннур Мөхәммәтдинов көе
Нур Әхмәдиев сүзләре

Япь-яшь егет җырлый,
Күңеле ник ярсый?
Нигә көе өзә бәгырьне?
Читтә гомер итсәң,
Туган яктан искән
Җилләренә тикле кадерле.

Сагынуны ник басмыйсың, Истанбул,
Туган җиркәйләрем чыкмый истән гел.

Үтә уйларымнан,
Идел буйларыннан
Яланаяк йөргән балачак,
Тама күздән яше,
Тимә, бүлдермәче,
Хатирәләр мәңге калачак.

Талларыңа башым иям, Истанбул,
Сәлам әйтче туган якка, искән җил.

Үзе Истанбулда
Ә күзләре юлда.
Балаларын көтә туган җир.
Күңелләре тулып
Хатирәгә чумып
Татар җырын тыңлый мөһаҗир.

Моңлы кала, гүзәл кала, Истанбул,
Күз яшьләрем тама сиңа ничә ел.

Страниц: 1
Источник: http://erlar.ru | Опубликовано: 26.02.10 | Просмотров: 1411 | [ + ]   [ - ]   |


© 2024 Все права защищены www.tatarlarga.ru
Разработка www.hafizof.ru
При полном или частичном использовании материалов, активная ссылка на www.tatarlarga.ru обязательна!