Счетчики
|
Изге Рамазан
Луиза Батыр-Болгари көе
Наилә Яхина сүзләре Ишетәм мин моңлы аваз — Изге айда, нурлы таңда. Барган Рәсүл изге тауга — Коръән үзе иңгән анда. Рамазан, и моңлы азан — Тыңлый Болгар, тыңлый Казан, Рамазан, и моңлы азан — Изге догам онытмам, Изге Рәсүлемне онытмам. Монда минем изге Мәккәм — Азаннарда моңлы мәкам. Рәхмәт укыйм Болгарыма — Иман биргән өчен миңа. Рамазан, и моңлы азан — Тыңлый Болгар, тыңлый Казан, Рамазан, и моңлы азан — Изге догам онытмам, Изге Рәсүлемне онытмам. Мәккәләрдән юл алган ул, Бар җиһанга таралган ул, Еллар үтеп безгә килгән: Туган халкым шөкер кылган. Рамазан, и моңлы азан — Тыңлый Болгар, тыңлый Казан, Рамазан, и моңлы азан — Изге догам онытмам, Изге Рәсүлемне онытмам. Страниц: 1
|