Счетчики

Яелми калдым

Резеда Ахиярова көе
Хәсән Туфан сүзләре

Белми калдым, күрми калдым:
Киттең... Хушлашмадың да.
Эзең генә калды миңа
Йөргән сукмакларыңда.

Кайсы коштыр, исемең белән
Сиңа кычкыра кебек;
Урмандагы һәрбер чәчәк
Сине юксына кебек...

Кая киттең? Кемнәр алды —
Давыллармы, сулармы?
Эзләрендә — ромашкалар, —
Истәлегең шулармы?

Истәлеккә эзләреңдә
Эәңгәр гөлләр үсәләр.
Кемнәр мине юатырлар,
Гөлне карлар күмсәләр?..

Страниц: 1
Источник: http://erlar.ru | Опубликовано: 05.03.10 | Просмотров: 963 | [ + ]   [ - ]   |


© 2024 Все права защищены www.tatarlarga.ru
Разработка www.hafizof.ru
При полном или частичном использовании материалов, активная ссылка на www.tatarlarga.ru обязательна!