Счетчики

Ялгыз чәчәк

Зиннур Сафиуллин көе
Зәлидә Зарипова сүзләре

Юл буенда ялгыз калган
Сары чәчәк — сары көнбагыш.
Нигә синең күзләреңнән
Түгелә соң моңсулы сагыш?

Юл буенда көнбагыш,
Ник түгелә моңсулы сагыш?

Яшел чирәм юл буенда,
Горур баскан сары көнбагыш.
Горурлыгың баш идерми,
Әллә үткән юлларың ялгыш?

Әйтче миңа, көнбагыш,
Үткән юлыңмы әллә ялгыш.

Яшел чирәм юллар буе,
Көнбагыш та күккә үрелә.
Хыялларым $| киләчәккә
Чирәмле юл буйлап йөгерә.

Аңлат аңа, көнбагыш,
Ялгызлык ул гомерлек сагыш.

Страниц: 1
Источник: http://erlar.ru | Опубликовано: 05.03.10 | Просмотров: 1227 | [ + ]   [ - ]   |


© 2024 Все права защищены www.tatarlarga.ru
Разработка www.hafizof.ru
При полном или частичном использовании материалов, активная ссылка на www.tatarlarga.ru обязательна!