Счетчики
|
Ялгыз көймә
Риф Гатауллин көе
Фәннур Сафин сүзләре Берни сорама, тын гына Күземә кара, ярым: Күзләрдән дә белеп була Күңелдә ниләр барын. Ялгыз көймә бөтерелә Һәм чайкала Иделдә. Зур дулкыннар күтәрелә Күңелемдә минем дә! — Синең өчен диңгезләрне Кичәргә дә әзермен! — Дигән лидең, әллә шул сүз Хак булганмы, кадерлем?.. Ялгыз көймә бөтерелә Һәм чайкала Иделдә. Зур дулкыннар күтәрелә Күңелемдә минем дә! Җанда дулкын, сүзсез сорау: — Ник йөрәкләр ялгышты? Тик сабырлык җиңә ала Хәзер безнең сагышны! Ялгыз көймә бөтерелә Һәм чайкала Иделдә. Зур дулкыннар күтәрелә Күңелемдә минем дә! Страниц: 1
|