Счетчики

Яннарыңа кайтып киләм

Урал Рәшитов көе
Венера Каһирова сүзләре

Айлы бу төн, серле бу төн,
Күктә яна йолдызлар
Син дә, мин генә сайлаган
Безнең уртак йолдыз бар.

Яннарыңа кайтып киләм, яннарыңа.
Җаным, чыгып каршы ал.
Синең белән аерса да, аерса да
Мине болай язмышлар.
Төшләремә һәр көн кердең, төшләремә, —
Хатлар яздың, кайтып ал.
Йолдыз яңгыры астында
Кайтып киләм, каршы ал.

Туган авыл басу юлы,
Йөрәгемнән моң тама.
Гүә буе талларыннан
Сандугач җыры ага.

Яннарыңа кайтып киләм, яннарыңа.
Җаным, чыгып каршы ал.
Синең белән аерса да, аерса да
Мине болай язмышлар.
Төшләремә һәр көн кердең, төшләремә, —
Хатлар яздың, кайтып ал.
Йолдыз яңгыры астында
Кайтып киләм, каршы ал.

Бары сине сөйгән өчен
Мәңге яннарыңда калам.
Яңгыр күлендә йолдызлар.
Бәхет утларында янам.

Яннарыңа кайтып киләм, яннарыңа.
Җаным, чыгып каршы ал.
Синең белән аерса да, аерса да
Мине болай язмышлар.
Төшләремә һәр көн кердең, төшләремә, —
Хатлар яздың, кайтып ал.
Йолдыз яңгыры астында
Кайтып киләм, каршы ал.

Страниц: 1
Источник: http://erlar.ru | Опубликовано: 05.03.10 | Просмотров: 1031 | [ + ]   [ - ]   |


© 2024 Все права защищены www.tatarlarga.ru
Разработка www.hafizof.ru
При полном или частичном использовании материалов, активная ссылка на www.tatarlarga.ru обязательна!