Счетчики

Яратам, дисең син

Алмаз Монасыйпов көе
Әнвәр Давыдов сүзләре

Яратам, дисең син, шуның өчен
Бар дөньямны онытам, дисең син.
Юк, иркәм, син онытма дөньяны, шул дөньяда
Мин яшим бит, онытма син аны.

Яратам, дисең син, шуның өчен
Яшәвемнән ваз кичәм, дисең син.
Юк, иркәм, син ваз кичмә яшәүдән, яшәвең,
Минем өчен кыйммәт бар нәрсәдән.

Яратам, дисең син, шуның өчен
Бар дөньямны онытам, дисең син.
Юк, иркәм, син онытма дөньяны, шул дөньяда
Мин яшим бит, онытма син аны,
Онытма, онытма, онытма.

Страниц: 1
Источник: http://erlar.ru | Опубликовано: 05.03.10 | Просмотров: 1148 | [ + ]   [ - ]   |


© 2024 Все права защищены www.tatarlarga.ru
Разработка www.hafizof.ru
При полном или частичном использовании материалов, активная ссылка на www.tatarlarga.ru обязательна!