Счетчики
|
Яшь егетләр, яшь кызлар
Мансур Мозаффаров көе
Әхмәт Ерикәй сүзләре Әкрен генә кояш бата, Күктә калка йолдызлар. Җырлар җырлап, эштән кайта Яшь егетләр, яшь кызлар. Э-эх, яшь кызлар, Э-эх, яшь егетләр, Матурлар, алтын кебекләр, Эштә ялкын кебекләр. Зәңгәр болыннар өстендә Алсу нурлар уйныйлар. Җырлар җырлап, эшкә бара Яшь егетләр, яшь кызлар. Э-эх, яшь кызлар, Э-эх, яшь егетләр, Матурлар, алтын кебекләр, Эштә ялкын кебекләр. Безнең шатлыкларга карап, Шатланалар киң кырлар. Киң кырларны матурлыйлар Яшь егетләр, яшь кызлар. Э-эх, яшь кызлар, Э-эх, яшь егетләр, Матурлар, алтын кебекләр, Эштә ялкын кебекләр. Ил чигенә дошман килсә, Каушамас безнең куллар. Мылтык алып, алдан чыгар Яшь егетләр, яшь кызлар. Э-эх, яшь кызлар, Э-эх, яшь егетләр, Матурлар, алтын кебекләр, Эштә ялкын кебекләр. Страниц: 1
|