Счетчики
|
Яшь кызларга
Бату Мулюков көе
Гөлшат Зәйнашева сүзләре Чәчәккә күмелсен, Кояшка үрелсен, — Үстер син яшьлеген гөлләрен Гомергә бер килә, Кадерен бел генә — Унсигез яшь тулган көннәрең. Җырла син өздереп, Уйна син сыздырып, Жәлләмә гармуның телләрен. Гомергә бер килә, Кадерен бел генә — Унсигез яшь тулган көннәрең. Хезмәттә үсәрсең, Алмадай пешәрсең, Эшләсәң сызганып җиңнәрең. Гомергә бер килә, Кадерен бел генә — Унсигез яшь тулган көннәрең. Страниц: 1
|