Счетчики

Яшел үзәнлек

Азат Хөсәенов көе
Гөлшат Зәйнашева сүзләре

Туган якның гүзәл бер почмагы,
Идел буе — яшел үзәнлек.
Баш очында сайрый тургайлары,
Моңы бәгыреңне өзәрлек.

Чит җирләргә китсәң, сагындырып,
Искә төшә шушы үзәннәр.
Безнең бәхет монда дип кайтадыр,
Бәхет эзләп дөнья гизгәннәр.

Яшел үзән буйлап, икәү бергә
Төшик әле Идел буена.
Акчарлаклар парлап-парлап оча,
Дулкыннарга дулкын сыена.

Чит җирләргә китсәң, сагындырып,
Искә төшә шушы үзәннәр.
Безнең бәхет монда дип кайтадыр,
Бәхет эзләп дөнья гизгәннәр.

Җәйләр җитсә, Идел буйларында
Яшел киңлек, яшел гүзәллек.
Сабый чакка алып кайтыр кебек,
Бигрәк серле яшел үзәнлек.

Чит җирләргә китсәң, сагындырып,
Искә төшә шушы үзәннәр.
Безнең бәхет монда дип кайтадыр,
Бәхет эзләп дөнья гизгәннәр.

Страниц: 1
Источник: http://erlar.ru | Опубликовано: 05.03.10 | Просмотров: 1399 | [ + ]   [ - ]   |


© 2024 Все права защищены www.tatarlarga.ru
Разработка www.hafizof.ru
При полном или частичном использовании материалов, активная ссылка на www.tatarlarga.ru обязательна!