Счетчики
|
Яшәсен кияүләрем
Заһид Хәбибуллин көе
Мәхмүт Хөсәен сүзләре Биш бөртек кыз үстердек без: Берсеннән-берсе чибәр! Һәрберсе кашыкка гына Салып йотарлык, диләр! Күренмәделәр дә кебек Кызларым күзләремә. Бишесен биш егет димләп, Яр итте үзләренә. Бер киявем — Фирганәдә, — Кил, күреп китәрсең, — ди, - Йөземле пылавыбыздан Бер авыз итәрсең, — ди. Бер киявем — Кустанайда, — Кил, кымыз куярбыз,— ди,— Казан асып, «бишбармак»ка Бер сарык суярбыз,— ди. Бер киявем — Тбилисидә, — Киллчәй пешертербез,— ди,- Чәй кызулыгы җитмәсә, Мәйләр эчертербез,— ди. Бер киявем — Полтавада, — Кил — күңел ачарсың,— ди,— Тансыкка син ап-ак оннан Галушки ашарсың,— ди. Бер киявем — Минзәләдә, — Кил, сөтле сыерыбыз,— ди,— Бәлеш тә пилмән, пәрәмәч Булыр гел сыебыз,— ди. Мондый бәхетне әткәем Төштә дә күрмәгәндер Унике бала үстереп. Бабам да күрмәгәндер Кызларым булса бер дигән, Кияүләр — искитәрлек! Карчыгым да үз янымда, Пенсиям дә җитәрлек! Яшәсен пылау, пилмәннәр, Чәйләр, мәйләр, кымызлар! Яшәсен минем кияүләр, Яшәсен минем кызлар! Страниц: 1
|