Счетчики

Яшьлегем кайтавазы

Фасил Әхмәтов көе
Гарифҗан Мөхәммәтшин сүзләре

Ерак язлар аша
Таныш казлар дәшә —
Үткәннәрдән алар кайтаваз.
Әмма синсез генә,
Әмма минсез генә
Болыннарга шаулап кайта яз.

Инде утлар сүнгән,
Моңлы сагыш иңгән
Синең белән минем күзләргә.
Кат-кат чәчәк атып,
Сулган гөлләр ятып,
Без калдырган серле эзләргә.

Бер сандугач кына
Өзелеп сайрый, тына,
Белгән кебек уртак хисләрне.
Пар аккошлар кебек
Очып кына килеп,
Кабатлыйк шул тиңсез кичләрне!

Страниц: 1
Источник: http://erlar.ru | Опубликовано: 05.03.10 | Просмотров: 1696 | [ + ]   [ - ]   |


© 2024 Все права защищены www.tatarlarga.ru
Разработка www.hafizof.ru
При полном или частичном использовании материалов, активная ссылка на www.tatarlarga.ru обязательна!