Счетчики
|
Яшьлегем кояшы
Фасил Әхмәтов көе
Илдар Юзеев сүзләре Яшьлегем таңында Балкыган кояшым, Баеган күңелгә Һаман нур коясың. Яшьлегем кояшы, Күңелдә нигә син? «Онытма мине!» — дип, Елмаеп киләсең. Ягымлы, сагышлы, Саф, иркә нурларың Һаман да яктырта Күңелем урманын. Яшьлегем кояшы, Күңелдә нигә син? «Онытма мине!» — дип, Елмаеп киләсең. Кайларда син хәзер? — Иштелми тавышың. Мәңгелек шатлыгым, Мәңгелек сагышым... Яшьлегем кояшы, Күңелдә нигә син? «Онытма мине!» — дип, Елмаеп киләсең. Страниц: 1
|