Счетчики
|
Яшьлек вальсы
Заһид Хәбибуллин көе
Мәхмүт Хөсәен сүзләре Яңгыр тамчысы төшмичә, Чәчәк ачылмас; Җырламыйча, йөрәгемдә Ялкын басылмас. Яшәү — матур, Дуслар — тату, Йөрәкләрдә — чын ярату; Өзелеп сөйсәң, Янсаң, көйсәң, Авыр аңлату!.. Алмалары биек үскән, Ничек өзәргә? Иркәм белән биемичә, Ничек түзәргә? Яшәү — матур, Дуслар — тату, Йөрәкләрдә — чын ярату; Өзелеп сөйсәң, Янсаң, көйсәң, Авыр аңлату!.. Алмагачкаем янында Сирень күрәм мин; Якты залда биим, иркәм, Синең белән мин. Яшәү — матур, Дуслар — тату, Йөрәкләрдә — чын ярату; Өзелеп сөйсәң, Янсаң, көйсәң, Авыр аңлату!.. Страниц: 1
|