Счетчики
|
Язгы моң
Рөстәм Яхин көе
Гарифҗан Мөхәммәтшин сүзләре Чит җирләрдән, илен сагынып, Тургайлар кайтты инде; Тургай күк талпына күңелем — Моңнарым артты инде. Ярсуыннан ярга сыймый, Ташкыннар акты инде. Күңеллемдә язгы ташкын — Моңнарым артты инде. Яшьлек хыялларым кебек, Таңнарым якты инде. Күңелемдә яз яктысы — Моңнарым артты инде. Яшьлегем — гомерем язы, Язлар бик татлы инде. Мәхәббәтен көтә күңелем, Моңнарым артты инде... Страниц: 1
|