Счетчики
|
Йөрәгемне аңла
Луиза Батыркаева көе
Наил Касыимов сүзләре Матур сүзләр беләм яратканың, Нинди генә сүзләр табыйм соң? Сүзсез аңлап кара йөрәгемне — Күңелем бит сөйли барысын. Яратам, яратам — шул гына, Син минем язмышым бул гына. Яратам, яратам — шул гына, Мәңгегә минеке бул гына! Ташкын кебек хисләр дулкынында Сүз күмелсә, күземә кара син. Күзләремнән аңла йөрәгемне — Күзләрем бит сөйли барысын. Яратам, яратам — шул гына, Син минем язмышым бул гына. Яратам, яратам — шул гына, Мәңгегә минеке бул гына! Алтын таулар сиңа вәгъдә итмим, Чәчәкләрнең бирмәм сарысын... Сүзләр җитми хисем аңлатырга — Йөрәгем бит сөйли барысын. Яратам, яратам — шул гына, Син минем язмышым бул гына. Яратам, яратам — шул гына, Мәңгегә минеке бул гына! Страниц: 1
|