Счетчики

Йөрәк җыры

Рәшит Фазлыев көе
И. Хәбибуллин сүзләре

Кызыл миләш ачы була,
Үреләм карасына.
Тоз салып китмә, дускаем,
Йөрәгем ярасына.

Күңелем тулса, кереп елыйм
Каеннар арасына.
Соңгы тапкыр карап калыйм
Күзләрең карасына.

Яшьле күзләремне сөртеп,
Сиңа хатлар язамын.
Нишлим, иркәм, бер киңәш бир,
Синең утта янамын.

Күңелем тулса, кереп елыйм
Каеннар арасына.
Соңгы тапкыр карап калыйм
Күзләрең карасына.

Күк йөзендә йолдызлар күп,
Минем өчен — син генә.
Кирәкми миңа башкалар,
Сине көтәм — кил генә.

Күңелем тулса, кереп елыйм
Каеннар арасына.
Соңгы тапкыр карап калыйм
Күзләрең карасына.

Страниц: 1
Источник: http://erlar.ru | Опубликовано: 26.02.10 | Просмотров: 1701 | [ + ]   [ - ]   |


© 2024 Все права защищены www.tatarlarga.ru
Разработка www.hafizof.ru
При полном или частичном использовании материалов, активная ссылка на www.tatarlarga.ru обязательна!