Счетчики

Юксынам

Зиннур Сафиуллин көе
Илдар Хөсни сүзләре

Ничә көн, ничә ай, ничә ел
Зар елый, тилмерә йөрәгем.
Еламый, тилмерми нишләсен —
Югалтты сөюдә терәген.
Яшәргә омтылыш-төләген.

Көн түгел, уйларым чуала,
Тормышның бер гаме юк сыман.
Юк, беркем кирәкми, чибәрем,
Тик сине, тик сине юксынам.

Тынгысыз җаныма иш булган
Син минем гомерлек сагышым.
Ничек соң үзгәртим, юк бер юл,
Тынгысыз гомерем агышын,
Әллә бу тәкъдирем, язмышым?

Көн түгел, уйларым чуала,
Тормышның бер яме юк сыман.
Миңа тик син кирәк, чибәрем,
Тик сине, тик сине юксынам.

Страниц: 1
Источник: http://erlar.ru | Опубликовано: 04.03.10 | Просмотров: 1006 | [ + ]   [ - ]   |


© 2024 Все права защищены www.tatarlarga.ru
Разработка www.hafizof.ru
При полном или частичном использовании материалов, активная ссылка на www.tatarlarga.ru обязательна!