Счетчики
|
Кайтам илкәемә
Таһир Абдршин көе
Флера Гыйззәтуллина сүзләре Барлый ил чакрымнар белән Үлчәп юл араларын, Кайчандыр читләргә китеп Адашкан балаларын. Мин дә сибелгән татарның Бер газиз баласы ла; Иделем аша юл сузам — Чакрымнар арасыннан. Сагыну-кайту юлының Шатлыгын-сөенечен, Акчарлак очыра Идел Багышлап минем өчен. Мин дә сибелгән татарның Бер газиз баласы ла; Иделем аша юл сузам Чакрымнар арасыннан. Идел киң, акчарлак җанның Уйңаклап очарына. Кайтам мин, кайтам, илкәем, Сыйдырсаң кочагыңа. Мин дә сибелгән татарның Бер газиз баласы ла; Иделем аша юл сузам Чакрымнар арасыннан. Страниц: 1
|