Счетчики

Кайтам инде, әнкәм, яныңа

Ганс Сәйфуллин көе
Илсур Хөснетдин сүзләре

Әнием, син мине көттеңме,
Кайтмый диеп, елап беттеңме?
Кайтам инде, әнкәм, яныңа,
Түзеп булмый йөрәк януга.

Ак чәчләрең күбәйгәндер, күбәйгәндер,
Тапсам иде шуның чарасын.
Әйтеп карыйм әле кәккүк, кәккүк дуска,
Җәй җитүгә кире санасын.

Күрдем сине кичә төшемдә —
Җыерчыклар маңгай-битеңдә.
Син киләсең миңа елмаеп,
Уяндым мин куркып, сагаеп.

Ак чәчләрең күбәйгәндер, күбәйгәндер,
Тапсам иде шуның чарасын.
Әйтеп карыйм әле кәккүк, кәккүк дуска,
Җәй җитүгә кире санасын.

Ашыгам мин әнием янына,
Көтә мине, бигрәк сагына
Сыйпап чәчләреңнән бер үбим,
Серләремне мин сиңа сөйлим.

Ак чәчләрең күбәйгәндер, күбәйгәндер,
Тапсам иде шуның чарасын.
Әйтеп карыйм әле кәккүк, кәккүк дуска,
Җәй җитүгә кире санасын.

Страниц: 1
Источник: http://erlar.ru | Опубликовано: 26.02.10 | Просмотров: 1415 | [ + ]   [ - ]   |


© 2022 Все права защищены www.tatarlarga.ru
Разработка www.hafizof.ru
При полном или частичном использовании материалов, активная ссылка на www.tatarlarga.ru обязательна!