Счетчики
|
Кайтырсың шикелле
Бәхти Гайсин көе
Хәсән Туфан сүзләре Син йөргән юлларга быел да Май ае чәчәкләр китерде: Сине бит кайтыр, дип уйлый ул, Миңа да кайтырсың шикелле. Көз киткән былбыллар — кайттылар, Гөләпләр терелде, ә син — юк; Моңая таң саен сандугач: Ул сине юксына, минем күк. Бәйрәмдә минем тын табынга Синең дә өлешең куела: Беләм мин — кайтмыйсың... Шулай да Кайтырсың шикелле тоела. Страниц: 1
|