Счетчики

Капкаларда йолдызлар

Рөстәм Яхин көе
Мидхәт Миншин сүзләре

Барам урам уртасыннан —
Күзләрем капкаларда,
Һәр өйнең сугышка киткән
Кемедер кайтмаган ла.

Кемнең — улы, кемнең — ире,
Кемнең — яры, җанашы.
Исемнәре капкаларда —
Йөрәкләрдә ярасы.

Һәр өй юксына улларын,
Һәр нигез сызланадыр.
Батырларның рухы кайтып,
Кабыза йолдызларын.

Кайтмый калганнар сафыдай
Йолдызлар капкаларда.
Билгесез түгел батырлар,
Кайларда ятсалар да.

Страниц: 1
Источник: http://erlar.ru | Опубликовано: 27.02.10 | Просмотров: 1514 | [ + ]   [ - ]   |


© 2024 Все права защищены www.tatarlarga.ru
Разработка www.hafizof.ru
При полном или частичном использовании материалов, активная ссылка на www.tatarlarga.ru обязательна!