Счетчики
|
Карама син йолдызларга
Зөфәр Хәйретдин көе
Дилбәр Исламова сүзләре Карама син йолдызларга, Алар бит берни белми. Сөюен үзе белмәгән Йолдыздан беләмени?! Ә йолдызлар, йолдызлар, Сүнәләр дә балкыйлар. Җирдәге гашыйклар серен Алар бары саклыйлар. Карама син йолдызларга, Нәрсәдер өмет итеп. Күз сал, сылу, янәшәңдә Бер егет тора көтеп. Ә йолдызлар, йолдызлар, Сүнәләр дә балкыйлар. Җирдәге гашыйклар серен Алар бары саклыйлар. Карама син йолдызларга, Сорау бирмә аларга. Тик йөрәгең юл күрсәтер Мәхәббәтең табарга. Ә йолдызлар, йолдызлар, Сүнәләр дә балкыйлар. Җирдәге гашыйклар серен Алар бары саклыйлар. Страниц: 1
|