Счетчики
|
Карлыгачым
Зиннур Сафиуллин көе
Нур Әхмәдиев сүзләре Нәрсә булды, тик син генә, Син генә күз алдымда. Карлыгачлар уйный кебек Каш сикерткән чагында, Каш сикерткән чагыңда. Карлыгачым — кыйгач кашым, Кара, кара канатым. Сизеп торам: үкенечкә Сине, сине яраттым. Карлыгачлар, карлыгачлар Ник уйнап оча икән? Йөрәкнеке йөрәкләргә Әйт, кайчан күчә икен? Әйт, кайчан күчә икән? Карлыгачым — кыйгач кашым, Кара, кара канатым. Сизеп торам: үкенечкә Сине, сине яраттым. Кайрылмасын канатлары Карлыгачкайларымның. Бер елмаеп карадың да, Кайгылардан арындым, Кайгылардан арындым. Карлыгачым — кыйгач кашым, Кара, кара канатым. Сизеп торам: үкенечкә Сине, сине яраттым. Страниц: 1
|