Счетчики
|
Каз үләне
Рәис Нәгыймов көе
Нур Әхмәдиев сүзләре Су буйлары каз үләне, Кайда икән казлары? Чит җирләрдә онытканмы Туган якның язларын? Каз үләне, каз үләне, Яланаяк атлыйм әле. Каз үләне — яшел келәм — Балачакка кайтыйм әле. Кайтыр көннәр җиткән инде, Соңармагыз, казларым. Язлар җитсә, сулар түгел, Ташый минем назларым. Каз үләне, каз үләне, Яланаяк атлыйм әле. Каз үләне — яшел келәм — Балачакка кайтыйм әле. Көткән казлар кайтып төште, Таныш казым юк анда. Учымдагы сулар кайный Битләремне юганда. Каз үләне, каз үләне, Яланаяк атлыйм әле. Каз үләне — яшел келәм — Балачакка кайтыйм әле. Страниц: 1
|