Счетчики
|
Казан — гомер бишегем
Ренат Еникеев көе
Мәхмүт Хөсәен сүзләре Ил хакын даулаган утлы давыл Күптән тынды... Хәсрәт, зур кайгылар Онытылды... Кырыс еллар кичкән каеннар Яфрак яра! Күңелләрдә тибри дәртле көйләр — Исән Җәлилләр! Әй, гомер бишегем, әй, Казаным! Мәңге күрмә сугыш газабын, Бул гел кояшлы, Бул киң колачлы — Артсын, калам, даның! Сез, тирән яралар, күптән инде Савыктыгыз... Көлдән, әй, калалар, Калыктыгыз... Тузан-туфрак күрми — алмалар Ямь тарата! Кулларда балкый изге утлар — Исән Кутуйлар, Әй, гомер бишегем, әй, Казаным! Мәңге күрмә сугыш газабын, Бул гел кояшлы, Бул киң колачлы — Артсын, калам, даның! Страниц: 1
|