Счетчики
|
Казан утлары
Резеда Ахиярова көе
Ренат Харис сүзләре Очраштык Казан-су буйларында, Талгын су талларны агыза. Тын кичнең яменә тылсым өстәп, Казаным утларын кабыза. Казан утлары, Казан утлары, Сез шаһит — Йөрәкләргә Кагылды мәхәббәт уклары. Без генәмени ул Казан-суга Иң татлы яшьләрен тамызган?! Һәрвакыт бәхеткә юл күрсәтеп, Казаным утларын кабызган. Казан утлары, Казан утлары, Сез шаһит — Йөрәкләргә Кагылды мәхәббәт уклары. Без тагын Казан-су буйларында, Талгын су елларны агыза. Кемнәрдер киченә тылсым өстәп, Казаным утларын кабыза. Казан утлары, Казан утлары, Сез шаһит — Йөрәкләргә Кагылды мәхәббәт уклары. Страниц: 1
|