Счетчики
|
Килерсең әле, килерсең
Г. Максимов көе
Зәки Нури сүзләре Килерсең әле, килерсең Мин торган урамнарга. Йөрерсең әле, йөрерсең Карларда, бураннарда. Белерсең әле, белерсең Йөрәгең януларын. Күз яшьләреңнең бер-берсен Куышып тамуларын. Сизәрсең әле, сизәрсең Яр ташлау газапларын. Түзәрсең әле, түзәрсең, Белерсең газапларын. Аңларсың әле, аңларсың. Узсыннар төннәр башта. Көннәр башланмый таңнарсыз, Син дә юк миннән башка. Страниц: 1
|