Счетчики
|
Килмисең син көлеп
Зөфәр Хәйретдин көе
Марсель Гыймазетдинов сүзләре Таңнарда уянам, Таңнарда уйланам — Мин сине һаман да юксынам. Көннәрем төн кебек, Килмисең син көлеп — Дөньяда яшәвем юк сыман... Ә йөрәк сагына, Уй канат кагына — Җилпенеп очам мин яныңа. Күңелдә көз кебек, Килмисең син көлеп — Сагыш-моң коела җаныма... Юлларны күзлим мин, Гел сине эзлим мин — Нур тулы күзләргә яшь тула. Кояшлы чык кебек, Килмисең син көлеп — Бер генә килсәң соң, ни була?! Страниц: 1
|