Счетчики

Китмә миннән

Марсель Иванов көе
Илсөяр Иксанова сүзләре

Ак кэр ява, ап-ак сагыш ява,
Йөрәгемә кунып кар яна.
Ник без аерым? Ярыбызны эзләп
Килдек бит без якты дөньяга.

Җаннарымны ап-ак сагыш сара,
Юлларымны күмә ак буран,
"Китмә!" — дигән синең хәбәрме бу?
Сөюләрең әллә хак булган..,

Яңа елга кердем ялгыз гына,
Арабызда ап-ак кыш кына.
"Китмә миннән, эзләп тапкан ярым!.."—
Өзелеп-өзелеп йөрәк кычкыра.

Сагышларым бураннарга салдым,
"Китәр юлларыма ят!" — дидем.
Ап-ак буран җаннарыңны урар,
Сөюләрем сине хак минем.

Страниц: 1
Источник: http://erlar.ru | Опубликовано: 27.02.10 | Просмотров: 1233 | [ + ]   [ - ]   |


© 2024 Все права защищены www.tatarlarga.ru
Разработка www.hafizof.ru
При полном или частичном использовании материалов, активная ссылка на www.tatarlarga.ru обязательна!