Счетчики
|
Кояш дуслары
Риф Гатауллин көе
Фәннур Сафин сүзләре Бу басулар, иркен кырлар Туган илдәй кадерле. Туган-үскән җиркәйләргә Багышлыйбыз гомерне. Безнең иңдә — ил язмышы, Безнең иңдә — Җир шары. Барсы өчен без җаваплы, Без — кояшның дуслары! Офыкларда яна таңнар, Ал таңнарга барырбыз. Алда күпме якты юлның, Берсен сайлап алырбыз. Безнең иңдә — ил язмышы, Безнең иңдә — Җир шары. Барсы өчен без җаваплы, Без — кояшның дуслары! Бу басулар, иркен кырлар, Туган илдәй кадерле. Туган-үскән җиркәйләргә Багышлыйбыз гомерне. Безнең иңдә — ил язмышы, Безнең иңдә — Җир шары. Барсы өчен без җаваплы, Без — кояшның дуслары! Страниц: 1
|