Счетчики

Кошларым

Вәсим Әхмәтшин көе
Нәкыя Йосыпова сүзләре

Кайткан кошларым, кабат китмәгез,
Ерак илләрдә иркен, димәгез.
Туган ил ямьле, сулары тәмле,
Сызылып аткан таңнары ямьле.

Китәсе булгач, нигә кайтасыз?
Авыр юлларда арып каласыз.
Туган илемдә, гүзәл кошларым,
Шатлык көенә мәңге сайрагыз!

Киткән кошларым кабат кайтырлар,
Зәңгәр күкләрдә- канат кагарлар.
Канат кагарлар, туктап сайрарлар—
Туган илкәйне алар сагыналар.

Туган илемдә, гүзәл кошларым,
Шатлык көенә мәңге сайрагыз!
Мәңге сайрагыз!
Туган илемдә!

Страниц: 1
Источник: http://erlar.ru | Опубликовано: 27.02.10 | Просмотров: 1225 | [ + ]   [ - ]   |


© 2024 Все права защищены www.tatarlarga.ru
Разработка www.hafizof.ru
При полном или частичном использовании материалов, активная ссылка на www.tatarlarga.ru обязательна!