Счетчики

Кукмара

Мәсгут Имашев көе
Гөлшат Зәйнашева сүзләре

Каршы ала, озатып кала
Поездларны Кукмара.
Поездлар ерак китсә дә,
Ерагаймасын ара.

Их, Кукмара, Кукмара,
Ерагаймасын ара.
Сагынырсың, саргаерсың,
Читләргә китеп кара.

Ярсып поездлар узганда
Тетрәп кала таулары.
Җәйге таңда үзәкне өзә
Сандугач сайраулары.

Их, Кукмара, Кукмара,
Ерагаймасын ара.
Сагынырсың, саргаерсың,
Читләргә китеп кара.

Туган җирнең бик күңелле
Бер төбәге Кукмара.
Кукмара кешеләренең
Эшләре гөрләп бара.

Их, Кукмара, Кукмара,
Ерагаймасын ара.
Сагынырсың, саргаерсың,
Читләргә китеп кара.

Страниц: 1
Источник: http://erlar.ru | Опубликовано: 01.03.10 | Просмотров: 1262 | [ + ]   [ - ]   |


© 2024 Все права защищены www.tatarlarga.ru
Разработка www.hafizof.ru
При полном или частичном использовании материалов, активная ссылка на www.tatarlarga.ru обязательна!