Счетчики
|
Күкчәчәк
Резеда Ахиярова көе
Ренат Харис сүзләре Зәңгәр-зәңгәр ким иде, Зәңгәр-зәңгәр кар иде; Зәңгәрлеккә уралган Әйтер сүзем бар иде. Зәңгәр кичне төн алды, Зәңгәр төнне көн алды; Зәңгәр карлар эчендә Әйтәсе сүзем калды. Зәңгәр язлар җитәчәк, Зәңгәр карлар китәчәк; Сүзем калган урында Үсеп чыгар күкчәчәк. Зәңгәр кичне төн алды, Зәңгәр төнне көн алды; Зәңгәр карлар эчендә Әйтәсе сүзем калды. Зәңгәр-зәңгәр кич иде, Зәңгәр-зәңгәр кар иде; Зәңгәрлеккә уралган Әйтер сүзем бар иде. Зәңгәр кичне төн алды, Зәңгәр төнне көн алды; Зәңгәр карлар эчендә Әйтәсе сүзем калды. Страниц: 1
|