Счетчики
|
Күңелемдә ике яз
Фасил Әхмәтов көе
Рәдиф Гатауллин сүзләре Бу көннәрне якты дию генә, Алтын дию генә аз мәллә?! Нәрсә булды безгә? Нәрсә булды көзгә? Тирә-юньдә яшел яз мәллә? Бу күңелдә нинди шатлык хисе, Каян килә җылы май нуры?! Нәрсә булды безгә? Нәрсә булды көзгә? Җанга ява ләйсән яңгыры. Бу гөлләр, күр, соңгы гөлләрмени? — Күпме матур төсләр, күпме наз! Нәрсә булды безгә? Нәрсә булды көзгә? Җанга ява ләйсән яңгыры. Бу гөлләр, күр, соңгы гөлләрмени? — Күпме матур төсләр, күпме наз! Нәрсә булды бъзгә? Нәрсә булды көзгә? Килде җиргә быел ике яз! Страниц: 1
|