Счетчики
|
Күңелле яшьләр
Латыйф Хәмиди көе
Муса Җәлил сүзләре Йомшак кына җылы җилләр исте, Тибрәндереп матур инешне. Җыйналыгыз, дуслар, уйнап-көлеп, Ямьләндерик эшле тормышны. Илебезне өзелеп сөйгән өчен Зур төзелешкә көчне бирдек без. Эшләп арган тәнгә хәл җыярга, Ял итәргә бире килдек без. Гөл-чәчәкләр белән кочаклашып, Иркен сулап таза һаваны, Уйнап-көлеп, кырда күңел ачып, Тәнгә җыйыйк көчне яңаны. Без инештә, шаян балык төсле, Башыбыз белән суны сөзәбез. Ә көз җиткәч, биреп бөтен көчне, Укуда да алда йөзәбез. Страниц: 1
|