Счетчики

Күрдек кошлар киткәнен

Виталий Агапов көе
Резеда Вәлиева сүзләре

Күрдем кошлар киткәнен,
Сиздем көзләр җиткәнен,
Сизми калдым, күрми калдым
Яшь гомеремнең үткәнен.

Түр бакчама чәчкән гөлем
Ал чәчәк атса иде.
Ал чәчәктәй яшь гомерем
Әйләнеп кайтса иде.

Исле гөлләр үскән лә,
Иелә җилләр искәндә,
Сагынамын яшьлегемне
Син исемә төшкәндә.

Түр бакчама чәчкән гөлем
Ал чәчәк атса иде.
Ал чәчәктәй яшь гомерем
Әйләнеп кайтса иде.

Күл өсләре күк томан,
Яшьлегемне юксынам.
Анда мине моңсу ярым
Зарыгып көтәдер сыман.

Түр бакчама чәчкән гөлем
Ал чәчәк атса иде.
Ал чәчәктәй яшь гомерем
Әйләнеп кайтса иде.

Страниц: 1
Источник: http://erlar.ru | Опубликовано: 01.03.10 | Просмотров: 880 | [ + ]   [ - ]   |


© 2024 Все права защищены www.tatarlarga.ru
Разработка www.hafizof.ru
При полном или частичном использовании материалов, активная ссылка на www.tatarlarga.ru обязательна!