Счетчики
|
Күрәсем килгән иде
Ганс Сәйфуллин көе
Шәмсия Җиһангирова сүзләре Минем сине, минем сине Күрәсем килгән иде. "Хәлең ничек, хәлең ничек?" — Диясем килгән иде. Күзләреңне, күзләреңне Үбәсем килгән иде. "Онытмадым, онытмадым", — Диясем килгән иде. Минем сине, минем сине Күрәсем килгән иде. Сөймәгәнеңне белсәм дә, Сөясем килгән иде. Күзләреңне, күзләреңне Үбәсем килгән иде. "Мин дә моңлы, син дә моңлы", — Диясем килгән иде. Минем сине, минем сине Күрәсем килгән иде. "Ярат мине, ярат мине", — Диясем килгән иде. Күзләреңне, күзләреңне Үбәсем килгән иде. "Миндә—син бар, синдә—мин бар",— Диясем килгән иде. Күзләреңне, күзләреңне Үбәсем килгән иде. "Онытмадым, онытмадым", — Диясем килгән иде. Күрәсем килгән иде... Страниц: 1
|