Счетчики

Күрешер таңнар атмады

Рифкать Асиков көе
Резеда Вәлиева сүзләре

Ак мамыклар оча микән
Аккошлар кагынганда.
Җаннарымны кая куйыйм
Назларын сагынганда.

Күл буйлары ямьле булмый
Аккошлар тезелмәсә.
Моң булып түгелмәс идем
Үзәгем өзелмәсә.

Күл өсләре тын гына,
Күңелем тулы моң гына.
Моңнар тулы күңелемне
Аңлый иде ул гына.

Күл буйлары ямьле булмый
Аккошлар тезелмәсә.
Моң булып түгелмәс идем
Үзәгем өзелмәсә.

Пар канатлар какмады,
Күлгә аккош кайтмады,
Әрнер инде йөрәккәем,
Күрешер таңнар атмады...

Күл буйлары ямьле булмый
Аккошлар тезелмәсә.
Моң булып түгелмәс идем
Үзәгем өзелмәсә.

Страниц: 1
Источник: http://erlar.ru | Опубликовано: 01.03.10 | Просмотров: 1204 | [ + ]   [ - ]   |


© 2024 Все права защищены www.tatarlarga.ru
Разработка www.hafizof.ru
При полном или частичном использовании материалов, активная ссылка на www.tatarlarga.ru обязательна!