Счетчики
|
Күрешербез әле...
Фасил Әхмәтов көе
Ренат Харис сүзләре Хисләремә ялкын кабынган, Өметләрем канат кагына. Күрешербез әле, Сөйләшербез әле Кайчан да булса, Кайда да булса, Бер күрешү — үзе бер гомер. Юк иде лә шулай талпынган, Юк иде лә болай сагынган. Күрешербез әле, Сөйләшербез әле Кайчан да булса, Кайда да булса, Бер күрешү — үзе бер гомер. Эзебезне еллар күмгән, Буран узган — ялкын сүнмәгән. Күрешербез әле, Сөйләшербез әле Кайчан да булса, Кайда да булса, Бер күрешү — үзе бер гомер. Страниц: 1
|