Счетчики
|
Кыз җыры
Гайфулла Абзалов көе
Әхмәт Гадел сүзләре Күзләремә бакты ярым: — Яр, — диде, — Сиңа гына әйтер сүзем Бар, — диде. Иреннәрең синең, ярым, Бал, — диде. (Хе) Хәтеремнән һич китмисең, Яр! — диде. Күңелемдә хис учактай Яр! — диде. Инде нишлим синсез җирдә, Яр! — диде. (Хе) Аем минем син, кояшым, Яр! — диде. Янам,янам,сызланам мин — Сөю — янам. Ярым, ярым мәрхәмәтле Бул син — аман! Яндырды да, Көйдерде дө Яр мине. Алдырды да, Калдырды да Яр мине. Инде нишлим синсез җирдә, Яр! — диде. Аем минем син, кояшым, Яр! — диде. Янам,янам,сызланам мин — Сөю — янам. Ярым, ярым мәрхәмәтле Бул син — аман! Страниц: 1
|