Счетчики
|
Кызыл розалар
Урал Рәшитов көе
Гөлнара Рәшитова сүзләре Күптән түгел бүләк иткән идең Бәхет гөле — хуш исле кызыл розалар, «Яратам!» — дип әйтмәсәң дә беләм, Сөю билгеләре бит алар. Кызыл розалар, кызыл розалар Кызыл розалар — сөю гөлләре. Кызыл розалар, кызыл розалар Күңелләреңнең кайнар хисләре. Тик озакка җитсен мәхәббәтең, Сулмасыннар бәхет гөлләрең, Сулмасыннар бәхет гөлләрең! Кемнәр генә сезгә сокланмый, Сөю гөле, бәхет гөле — кызыл розалар. Тик гөлләрен чәнечкеләр генә саклый, Сузылмасын өчен ят куллар. Кызыл розалар, кызыл розалар Кызыл розалар — сөю гөлләре. Кызыл розалар, кызыл розалар Күңелләреңнең кайнар хисләре. Тик озакка җитсен мәхәббәтең, Сулмасыннар бәхет гөлләрең, Сулмасыннар бәхет гөлләрең! Страниц: 1
|