Счетчики

Ландышлар

Фәрит Хатыйпов көе
Мирһади Разов сүзләре

Тәүге күкрәү белән илһамланып,
Эзләгәндә парын язмышлар,
Язгы урман безне кавыштырды,
— Хуш ис сибә иде ландышлар.

Бәхет теләп безгә баш очыннан
Каңгылдашып үтте аккошлар,
Сандугачлар котлап сайрадылар,
Сөенделәр нәфис ландышлар.

Буталды да хисләр мәхәббәттә,
Юлдаш булды безгә ялгышлар.
Күңелләрдә сагыш кына калды —
Нигә бик тиз сулды ландышлар?

Шул урманга барам язлар саен,
Уянганда җанда сагышлар.
Күз яшедәй көмеш чыклар коеп,
Моңаялар гүзәл ландышлар.

Страниц: 1
Источник: http://erlar.ru | Опубликовано: 01.03.10 | Просмотров: 1284 | [ + ]   [ - ]   |


© 2024 Все права защищены www.tatarlarga.ru
Разработка www.hafizof.ru
При полном или частичном использовании материалов, активная ссылка на www.tatarlarga.ru обязательна!